Боерык № 129-ОД от 27.03. 2019г.
"Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе”н үткәрү турында Мәгариф һәм фән министрлыгының, МКУ “Мәгариф идарәсе” планы нигезендә, Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру; укучы– яшьләрдә аның иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча 2014 – 2020 елларга төзелгән дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан, боерык бирәм:
1. Белем бирү оешмаларының 5-8, 10-11 сыйныф укучылары арасында, район күләмендә "Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе”н үткәрергә. 2. Расларга: - Конкурс үткәрү буенча нигезләмәне (кушымта 1) - Конкурска нәтиҗә ясау өчен җюри әгъзалары составын (кушымта 2) 3. Конкурсны үткәрү буенча җаваплылыкны милли мәсьәләләр буенча методист Л.Ш.Равефовага, гуманитар фәннәр методисты Г.Н.Латыйповага йөкләргә. 4. Боерыкны барлык белем бирү оешмаларының җитәкчеләренә җиткерергә. 5. Боерык үтәлешен контрольдә тотуны МКУ “Мәгариф идарәсе” җитәкчесенең УМЭ буенча урынбасары Р.А.Имамовага йөкләргә.
Актаныш муниципаль районы МКУ “Мәгариф идарәсе” җитәкчесе: Н.Р.Шәфыйкова
|
||||||
Кушымта 1 "Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе”нең НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Районкүләм "Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе” Татар халкының бөек шагыйреГабдулла Тукайның иҗатын популярлаштыру уңаеннан, Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча 2014 – 2020 елларга төзелгән дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. Максаты hәм бурычлары · - Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру; Укучы– яшьләрдә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Катнашучылар Районкүләм шигырь укучылар бәйгесендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 5–8, 10-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Конкурсның темалары һәм таләпләр 1. Габдулла Тукай шигырьләре, төрле әсәрләреннән өзекләр. 2. Габдулла Тукайга ияреп (укучыларның үз иҗаты) 3. Габдулла Тукай сүзе төрле телләрдә. Укучыларның чыгышы 5 минуттан артмаска тиеш. Башкаруосталыгынбәяләүкритерийлары: 1. Сәхнәгә керү һәм чыгу, тышкы кыяфәт, жест, мимика 2. Әйтелеш культурасы, дикция, интонация 3. Тамашачы белән элемтә һ.б. Бәйгене үткәрү шартлары hәм тәртибе Бәйге 2019 елның 8 апреленнән 26 апреленә кадәр үткәрелә. 08.04. – 17.04 кадәр мәктәп этабы; 22.04 – район этабы. Үткәрү урыны: Балалар иҗат үзәге. Вакыты: 9:00. Конкурска йомгак ясау – 26 апрель көнне. Конкурска һәр мәктәптән (урта, төп) 1 номинация буенча 1 укучы катнашу хокукына ия. (барлыгы 3). 1,2 нче Актаныш, Гуманитар гимназия мәктәпләреннән 2 шәр укучы. (барлыгы 6) Бәйгене оештыручылар ТР Актаныш муниципаль районы МКУ “Мәгариф идарәсе” Бәйгедә катнашу өчен гариза Гаризалар 18.04. кадәр электрон рәвештә Мәгариф идарәсендә кабул ителә. 1. Габдулла Тукай шигырьләре.ravefova@yandex.ru. адресына җибәрергә. 2. Габдулла Тукайга ияреп (укучыларның үз иҗаты)ravefova@yandex.ru. адресына җибәрергә 3. Габдулла Тукай сүзе төрле телләрдә. la_gu_na@mail.ruадресына җибәрергә Гариза тәртибе:
Йомгаклау, бүләкләү Җюри әгъзалары биргән бәяләмәләр беркайда да басылмый. Җиңүчеләргә Актаныш муниципаль районыМКУ “Мәгариф идарәсе” дипломнары тапшырылачак.
Кушымта 2
ЖЮРИ ӘГЪЗАЛАРЫ:
- - Фәтхелова Ирина Риф кызы – РМБ җитәкчесе, 1 нче Актаныш урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы; - - Хафизова Тәнзилә Мөхәмәтгатуф кызы – Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы; - - Салахов Рамиль Замигнур улы – Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы; - - Шакирова Айсылу Илдус кызы – Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Состав жюри
Белоусова М.И. – руководитель РМО, учитель русского языка и литературы АСОШ №2 с УИОП. Гимадиева М.И. – руководитель РМО, учитель английского языка АСОШ №1. Саматова Г.Д. – учитель русского языка и литературы ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для ОД». Нургалиева Л.М. – учитель русского языка и литературы «Актанышская СОШ №1». Ганиева Ф.Ф. – учитель английского языка «Актанышская СОШ №2 с УИОП». Муллахметова И.М. - педагог дополнительного образования МБОУ ДО «ЦДТ». |
Эшләр 25.03.2018 кадәр кабул ителә.