Туган тел (татар) укытучыларының Чуракай мәктәбендә район семинары

5 нче апрель көнне Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда метапредмет нәтиҗәгә ирешү юллары" исеме астында район семинары үтте.

Ачык дәрес: Сыйфат фигыль, 6 класс, Миназова Р.Җ.

Мастер-класс:Сәнгатьле сөйләмгә ничек ирешергә? Салахов Р.Җ.

Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

28 ноябрь көнне Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә «ФДББС шартларында дәрестән тыш эшчәнлек аша укучыларның танып- белү активлыгын үстерү» дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Р. Р.Фаррахова «Тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр булган җөмләләрдә тыныш билгеләре» темасына  9 нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәтте.  Укытучылар Р.Р. Фаррахова,  М.Н. Камалова  әзерләгән  «Җырлы –моңлы чал тарихлы син, и, газиз туган җирем» дип исемләнгән дәрестән тыш чара кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Эшлекле сөйләшүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район методик берләшмә җитәкчесе И.Р.Фатхелова   сентябрь аенда  булып узган мәгарифкә күзәтчелек итү департаменты тикшерүе нәтиҗәләре белән таныштырды. Республика олимпиадасының муниципаль туры һәм төп дәүләт имтиханына әзерлек мәсьәләләре каралды. Район мәгариф бүлеге идарәсе һәм мәктәп коллективы көче белән оештырылган әлеге  чара уңышлы узды.билгеләре» темасына  9 нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәтте.  Укытучылар Р.Р. Фаррахова,  М.Н. Камалова  әзерләгән  «Җырлы –моңлы чал тарихлы син, и, газиз туган җирем» дип исемләнгән дәрестән тыш чара кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Эшлекле сөйләшүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район методик берләшмә җитәкчесе И.Р.Фатхелова   сентябрь аенда  булып узган мәгарифкә күзәтчелек итү департаменты тикшерүе нәтиҗәләре белән таныштырды. Республика олимпиадасының муниципаль туры һәм төп дәүләт имтиханына әзерлек мәсьәләләре каралды. Район мәгариф бүлеге идарәсе һәм мәктәп коллективы көче белән оештырылган әлеге  чара уңышлы узды.

Сайтыбызга рәхим итегез!

Туган тел (татар) һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе секция эше.

Тема:«Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге. Сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү » 

 

Максат:Туган тел  укытуның эчтәлеген яңарту; шәхеснең иҗади сыйфатларын һәм  фикерләвен үстерүне бербөтен процесс буларак оештыру.

 

Чыгышлар

09.15-9.40

Актаныш муниципаль районында милли мәгарифнең торышы: 2017-2018нче уку елы нәтиҗәләре. 2018-2019нчы уку елы планын раслау

.

Фәтхелова И.Р. – РМБ җитәкчесе

9.40-10.00

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә регулятив универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Шайхразиева Ф. Г.- Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе

10.00-10.20

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру

Нурлыгаянова Л.Ш.-

Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе

10.20-10.40

Төп дәүләт имтиханына (ТДИ) әзерләү үзенчәлекләре. Укучыларның орфографик грамоталылыгын үстерү алымнары. (Эш тәҗрибәсеннән)

Шәрәфетдинова Н.В.- Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе

10.40-11.00

Туган телне өйрәнүгә кызыксындыруда заманча алымнар

Сәләхова В.Х, - Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Мастер-класслар

11.00- 11.20

Тема: “Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү”

Шәрипова Ч.Р., - Сәләтле укучылар өчен гуманитар гимназия

11.20 – 11.40

Тема: “Туган тел дәресләрендә белем сыйфатын күтәрү”

Галиева Л. И.- Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

11.40 -12.00

Юбилярларны котлау.Төшке аш.

 


 

 

25.04.2018

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Казанда үткән Туган тел форумында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүләкләде.

Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә 1600 дән артык иҗади эш кабул иткәннәр. Аеруча Казан, Арча, Балтач, Аксубай һәм Актаныш районнары әлеге бәйгедә активлык күрсәткән. Моннан тыш, бәйгедә Россиянең 14 төбәгендә яшәүче укучылар да катнашкан.

       Гран-при иясе булып Чистай шәһәре укучысы —Илүсә Гатауллина. «Илһам»да беренче урынны Таңсылу Хафизова (Актаныш), Эльмира Хәбибуллина (Балык Бистәсе), Ләйлә Алимбикова (Аксубай), Гүзәл Мәҗитова (Балтач), Нияз Хөснуллин (Казан), Рамазан Әхмәдуллин (Казан), Зәлия Гыйниятова (Саба), Рәзил Сәмигуллин (Казан), Эльвина Иванова (Балтач), Алия Сабирова (Арча) яуладылар.

Чыганак:  "Мәгариф" журналы сайты

23.04.2018

Шигырь бәйгесе узды

23нче апрель көнне  Актаныш икенче санлы мәктәбендә район мәгариф бүлеге планы нигезендә, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде.  Барлыгы 28 мәктәптән 102  укучы катнашты.  Конкурсның темасы- “Ана-бөек исем” . Укучылар 60нчы еллардан башлап хәзерге көндә иҗат иткән әдипләрнең әсәрләрен ятлап сөйләделәр.    

24.02.2018

Аккүз мәктәбеннәндә "Тел-күңел көзгесе" әдәби-музыкаль кичә үтте

21 нче февраль- Юнеско тарафыннан халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан, мәктәбебездә "Тел-күңел көзгесе" исеме астында әдәби-музыкаль кичә үтте.Укучылар  көчләрен зирәклектә, тапкырлыкта сынадылар."Туган тел" җыры белән кичә тәмамланды.Кичәне кызыклы, эчтәлекле итеп татар теле һәм әдәбияты укытучылары А.И.Шакирова, З.Н.Әхмәтова уздырды.

 

Укучылар "Туган тел"гә багышланган газеталарны зәвыклы, эчтәлекле итеп чыгардылар.Туган телебезне саклыйк һәм яклыйк!

21.02.2018

IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады!

 

21 февраль - Туган тел көне уңаеннан, Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән, тугызынчы мәртәбә (!) Дөньякүләм "БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ" татарча файдалы интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итә башлый!

Тулы язма:http://belem.ru/node/7516

17.01.2018

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен II «Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе» рәсәйкүләм бәйгесе
Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне барлау, туплау һәм тарату, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар теле укытучыларын педагогик һәм мәдәни тәҗрибә уртаклашу өчен берләштерү максатыннан УРОК.РФ мәйданында яңа проект старт ала – Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен II «Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе» рәсәйкүләм бәйгесе.

Тулы язма белән биредә таныша аласыз: https://xn--j1ahfl.xn--p1ai/contest/490

29.11.2017

Татар теле укытучылары киңәште

28 нче ноябрь көнне Кадет мәктәбе базасында "Әдәбиятта һәм сәнгатьтә ана образы" дигән темага татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының район киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә "Сузык  аваз хәрефләре" дигән темага татар теле  укытучысы  Л.Ф.Фәрхетдинова  5 б классларда, "Җөмләнең баш кисәкләре" дигән темага татар теле  укытучысы  М.М.Латыйпова  классларда ачык дәрес бирделәр. Шулай ук киңәшмә барышында  Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

16.10.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинары 

13нче октябрь көнне Минзәлә гимназиясендә “ФДББС кысаларында планлаштырылган нәтиҗәлелекне тәэмин итүче педагогик технологияләр” дигән темага  татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен уку әсбаплары авторы Р.Г.Хәсәншина катнашында тел һәм әдәбият укытучыларының зона семинары үткәрелде.  Семинарда  ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде, түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү булды.  Гимназия укучылары көче белән әзерләнгән “Татар исемен горур йөртик әле...”  дигән әдәби-музыкаль-кичә күрсәтелде. Әлеге семинарда безнең район укытучылары да актив катнаштылар, үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.      Фотомизгелләр

1    2    3     4

2016-2017нче уку елы