Сайтыбызга рәхим итегез!

Эш тәҗрибәсеннән

Әдәбият

Зигангирова Зарима Әзһәм кызы ,

Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәбият, 7нче сыйныф

 

Тема: Г.Ахунов. "Артышлы тау буенда» әсәрендә Хәсән образы.  

Максат: 1. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. 

2. "Артышлы тау буенда» повестен өйрән ү барышында Хәсән образына бирү Характеристика .

3 . Туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аңа мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү ...

Тулы язма белән биредә таныша аласыз ...

Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы ,

аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең Iкв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар әдәбиятыннан технологик карта, 5нче сыйныф

 

Тема: Мәкаль һәм әйтемнәр.

Максат:

1.Дидактик: укучыларга татар халык авыз иҗатының мәкаль һәм әйтем жанрлары турында мәгълүмат бирү; 

2. Үстерешле: укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телен камилләштерү, мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәсен аңлату; әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү күнекмәләре булдыру;

3.Тәрбияви: сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, шәфкатьлелек, гуманлылык хисләре булдыру; мәкаль - әйтемнәр аша өлкәннәргә ихтирамлы булу; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү ... 

Тулы язма белән биредә таныша аласыз ...

Мирзаянова Лүзия Хәбибҗан кызы ,

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәбият, 9нчы сыйныф

 

Тема . З. Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ялгышлар һәм язмышлар

Максат. Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәләрен үстерү, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә үз карашларын булдыру, логик фикерләү сәләтләрен, үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуына, актуальлегенә игътибар итү.

Укучыларда ата-анага миһербанлылык тәрбияләү ...

Тулы язма белән биредә таныша аласыз ...

Камаева Эльмира Рөстәм кызы, 

 аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Әдәбияттан класстан тыш уку, 7нче сыйныф

 

Тема:   Туган ягым – горурлыгым.

Максат:  Туган якның изгелеген аңлый белү, Актанышның үткәне,  бүгенгесе  белән кызыксыну уяту, белемнәрен киңәйтү һәм  тирәнәйтү;

Актаныш ягыннан чыккан күренекле шәхесләр белән   горурлану, аларны ихтирам итү хисе тәрбияләү;

укучыларда үзләренең дә Актанышыбыз, илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр булып үсеп җитүләренә омтылыш булдыру... 

Тулы язма белән биредә таныша аласыз...

1   2